Усак-Кичуская сельская модельная библиотека
филиал МАУК Бижбулякская ЦБС
logo
Усак-Кичуская сельская модельная библиотека
филиал МАУК Бижбулякская ЦБС
Республика Башкортостан, Бижбулякский р-н., с. Усак-Кичу, ул. Советская, д. 35
тел. +7 (347-43) 2-37-67; e-mail: mukcbs12-21@mail.ru

#ЛюдиТруда

 

#ЛюдиТруда

#ХезмәтКешесе
#МАУКБижбулякскаяЦБС
#УсакКичускаяСельскаяМодельнаяБиблиотека
Солтанов Зөфәр Әхмәтгали улы 1940 елның 8 октяберендә Бишбүләк районы Яңа -Васильевка авылында урта хәлле гаиләдә туа. Шул ук авыдла мәктәпне тәмамлый.Хезмәт юлы мәктәпне тәмамлагач ук башлана. Яшь, көчле егет 1957 елда төзелештә эшли башлый.1960 елда прицепчик була, аның остазы Муллагалиев Зәрагат күп кенә эшнең нечкәлекләренә өйрәтә. Шулай ук комбайнчы ярдәмчесе булып та эшли. 1963 елда Бәләбәй шәһәредә укып кайтып, Т-38 тракторында 10 ел дәвамында эшләп хезмәт стажы туплый. 1964 елдан “Коммуна” колхозында шикәр чөгендере чәчә башлыйлар, беренчеләрдән булып ул да чәчүгә төшә.1975 елда МТЗ-5 тракторы белән ерак Латвияга барырга насыйп була аңарга, анда алар салам кысалар. Шул ук МТЗ -50 тракторында 1999 елга кадәр, хаклы ялга чыкканчы эшли. Тырыш хезмәте өчен Зөфәр Әхмәтгали улына 1981 елда “Районның иң яхшы кукуруз үстерүчесе” исемен лаеклы бирәләр. Үзенең хезмәттәше Фәтхетдинов Вәзир белән 2 тапкыр Краснодар краена да барганнар алар. Аның белән бергә Хөснуллин Зәбир, Фәтхуллин Рәмзил, Хәбибуллин Рәис, Басыров Ришат тырыш хезмәт куйганнар.
Зөфәр Әхмәтгали улының тырыш хезмәте хөкүмәт тарафыннан югары баһаланган, аның күп кенә медалльләре, Мактау грамоталары, Дипломнары,бүләкләре гаиләсендә кадерләп саклана. Тормыш иптәше Рәмзия апа белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр.